Cочинение по татарскому языку на тему Моя любимая книга

15.09.2016 - 19:34
2827
0

Китап − белем чишмәсе.
Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз. Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде. Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым. Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың "Актәпи ник моңая? " дигән китабы. Аны миңа әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә "Курай малай маҗаралары" һәм "Кирлемән" дигән әкият-повестьлар ошады. Курай малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! "Кирлемән" дигән өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.Соңыннан "Актәпи ник моңая? " дигән әкиятне укып чыктым. Бу әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән дуслашырга хыялланам.

 

Комментарии:
Всего комментариев: 0
avatar
Всё об индивидуальном предпринимательстве © 2017-2057 | Хостинг от uCoz